Әйе, Күпер яндыруда миңа тиң юк…

Әйе,
Күпер яндыруда миңа тиң юк.
Нинди гадәт — гел ут белән уйнау!
Ак йә кара. Мәхәббәт йә нәфрәт!
Гаҗәп бит, әй,
Ярымтөсләр, ярымхисләр булмау…
( Сирень Якупова)

Шартлап сынган күпер тавышыннан
Туктар кебек вакыт йөрәкләре.
Күп нәрсәгә өйрәтте бу дөнья!
Мескен белән бер булырга өйрәтмәде!

Яндырылган күпер көлләренә
Табынган юк. Сагынган да булмагандыр!
Йә, кем күрде күзем яшьле чакны?!
Еласа да тик җан елагандыр…

Сүз кадерен, үз кадерем белеп,
Кеше дигән горур атым хаклап,
Күп булгандыр вак җаннарга ымым жәлләп —
Берни дәшми-тынмый киткән чаклар.

Арынгандай тынны буар чүп-чарлардан
Җиңел сулап куяр инде җаным.
Һавалар саф! Бер вак җанның әнә
Көл өстендә мукәйләгән чагы!

..Миндә вулкан холкы! Гомер буе
Җанда ап-ак буран дулый.
Аксиома: миннән китеп була.
Миңа кире кайтып кына булмый!..

Эльмира Җәлилова.

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт